Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында ЮХИДИ белән берлектә рейд узды

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

2023 елның 20 июнендә, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгы нигезендә, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны профилактикалау буенча рейд узды. ЮХИДИ инспекторы А.А.Әхмәтшин белән берлектә районның 7 торак пунктына барылды. Ачыкланган хокук бозулар буенча транспорт чараларын йөртүчеләргә карата – 2 карар һәм КФХ җитәкчесенә карата 1 күрсәтмә төзелде.

      

    Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International