2023 елның 20 июнендә «Элеватор-заволжья» ҖЧҖдә график буенча үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрелде. Номер агрегатларына туры килү-килмәве буенча теркәү документлары булуы, шулай ук механизаторларда тракторчы-машинист таныклыклары булуы һәм аларның гамәлдә булу вакыты, техниканың техник торышына карата таләпләр үтәлеше тикшерелде. Барлыгы 8 берәмлек үзйөрешле машина китерелгән иде. Шулардан 5 берәмлек үзйөрешле техника һәм 3 тагылма техник карауны уңышлы узды. Коллектив белән куркынычсыз эксплуатация һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына әңгәмә узды.
Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.