Әлки аграр көллиятендә «В, С, Е, Д, F категорияле» тракторчы-машинист» таныклыгы алуга квалификация имтиханнары узды, анда ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлеге җитәкчесе А.Н.Петухов катнашты, 19 имтихан бирүче арасыннан 15 укучы сынауны уңышлы тапшырды, дүрт курсант бирә алмады. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.
Андрей Петухов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.