Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районында профилактика чаралары уза

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Теләче районында вакыты-вакыты белән хокук бозуларны профилактикалау буенча максатчан чаралар уздырыла. Әлеге чара барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләүче затларда тракторчы-машинист таныклыклары, теркәлү документлары, техник карау уздыру турында таныклыклар һәм башкалар тикшерелә.  

Агымдагы елның 19 июнендә мондый чара Олы Мәтәскә һәм Алан авыл җирлекләре территорияләрендә үткәрелде. Тикшерелгән техника арасыннан рейд барышында шәхси хуҗаларда 5 административ хокук бозу очрагы ачыкланды. Бу хокук бозуларны бетерү максатыннан, алар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.

 

 

     Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International