Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында Сабантуй

2023 елның 13 июне, сишәмбе

2023 елның 11 июнендә Чүпрәле районының Иске Чүпрәле авылында традицион милли бәйрәм – Сабантуй узды.

  Шәхси эшкуарлар балаларга күңел ачу өчен төрле аттракционнар урнаштырдылар, алар элек теркәлгән аттракционнар урыны буенча вакытлыча теркәлү өчен алдан ук дәүләт техник күзәтчелек бүлегенә мөрәҗәгать иткәннәр иде. Гариза биргән 9 эксплуатантның 8е вакытлыча исәпкә куелды. Аларга вакытлыча теркәлү турында таныклык бирелде. Бер эксплуатантка, аттракционнарны дәүләт теркәве кагыйдәләре буенча, ул тәкъдим иткән аттракционга кирәкле документлар булмау сәбәпле, аттракционны вакытлыча теркәүдән баш тартылды.                                                                                                         

   Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International