Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә 2023 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны шәхсән кабул итте. Барлыгы 8 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында лизинг техникасын дәүләт теркәвенә кую, техник тикшерү үткәрү, шулай ук яңа категорияләр ачып, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру белән бәйле мәсьәләләр каралды.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.