Үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан – ул «хокук» кына түгел, ә «җаваплылык» та. Үзйөрешле машиналар гадәти машинага караганда катлаулырак транспорт төре, шуңа күрә имтиханга теоретик һәм практик әзерлек булуы бик мөһим.
Кичә «Балык Бистәсе агротехника техникумы» ДАҺБУ базасында «А1», «В», «С», «Е», «D» һәм «F» категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды. Белемне тикшерүдә яңа укучылар да, элек тапшыра алмаучылар да катнашты. Имтиханның теоретик өлеше уку йортының махсус җиһазландырылган компьютер классында үткәрелде. Практик өлеше «Трактородром»да узды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган кешеләргә бәла-казалар, уңышсызлыклар һәм башка авырлыкларны урап узарга, үзйөрешле машина белән идарә итүдә үзләрен ышанычлы хис итәргә, куелган максатларга омтылу һәм ирешүдә уңышлар телибез! Тапшыра алмаучылар өчен кабат имтихан ким дигәндә 7 көннән соң үткәреләчәк.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.