ТР Арча муниципаль районында шәхси затларга караган үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник тикшерү дәвам итә

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Техник тикшерү графигына ярашлы, Арча районының Иске Айван һәм Яңасала авылларында шәхси затларга караган үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар техник яктан тикшерелде. Тикшерү барышында 35 берәмлек техника каралды. Барлык техника техник карау таләпләренә туры килә һәм якын көннәрдә алар буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

    Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International