Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Шахмай авыл җирлеге физик затларына караган тракторларны техник карау

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Кичә Яңа Чишмә районының Шахмай авыл җирлегендә физик затларга караган үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау үткәрелде. Тикшерүгә барлыгы 48 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Техник тикшерү барышында машиналарның техник торышы, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының, теркәү документларының булуы, дару кирәк-яраклары һәм янгын сүндергечеләр белән комплектлану тикшерелде. Шулай ук Татарстан Республикасы буенча тракторлар һәм үзйөрешле машиналар катнашындагы вакыйгалар һәм эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык турында да мәгълүмат җиткерелде.

 

    Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International