Техник тикшерү үткәрү графигына ярашлы рәвештә, Арча районының Ташкичү авыл җирлегендә шәхси затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Тикшерү барышында 60 берәмлек техника тикшерелде. Барлык техникаа да техник карау таләпләренә туры килә һәм аларга якын көннәрдә техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.