Кичә AI категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтихан кабул ителде. 14 курсантның 12се имтиханның теоретик һәм практик өлешен уңышлы тапшырды. Имтиханны 7 көннән соң кабат биреп карау мөмкин булачак.
Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
