2023 елга үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны техник тикшерүнең расланган графигына ярашлы рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан Городище авыл җирлегендә техник карау үткәрелде. Тикшерүгә 25 берәмлек техника күрсәтелде. Шулай ук техниканы Зур Аксу авыл җирлегендәге хуҗалар тарафыннан да 24 берәмлек техника тәкъдим ителде. Аннары Марс авыл җирлеге физик затларының тракторлары һәм тагылмаларына техник карау үткәрелде – 18 берәмлек техника тәкъдим ителде.
Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча анализ үткәрелде. Шулай ук авыл хуҗалыгы машиналары комплексында тракторларны куркынычсыз эксплуатацияләү һәм тәүлекнең караңгы вакытында техниканы эксплуатацияләү кагыйдәләре каралды.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.