Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә гражданнар кабул ителде

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә 2023 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны шәхсән кабул итте. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны теркәү, шулай ук тракторчы-машинист таныклыклары бирү һәм аны алыштыруга бәйле мәсьәләләр каралды. Мөрәҗәгать итүчеләр үз сорауларына аңлатмалар алдылар.

   Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International