Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының Соколка һәм Отарка авыл җирлекләрендә үзйөрешле техника тикшерелде

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Техник тикшерүләр үткәрү графигына ярашлы рәвештә, Соколка һәм Отарка авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалар техникасына ел саен үткәрелә торган техник тикшерүләр уздырыла. Техник тикшерүгә барлыгы 25 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Техник тикшерү барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде.

 

      Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International