Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Мөндеш авылында Гарипов Х.К. КФХ базасында «Иң яхшы сабанчы-2023» район конкурсы үткәрелде. Конкурсны «Иң яхшы сабанчы - 2022» конкурсында җиңүче Илнур Гайнетдинов, Гарипов Х.К. КФХ механизаторы флаг күтәреп ачты. Конкурста 17 механизатор катнашты, алар туфракны сукалау буенча осталык күрсәттеләр. Судьялар коллегиясе җиңүчеләрне билгеләде: 1 урынны – «Казанка» а/ф ҖЧҖ механизаторы Ингел Шәрипов, 2 урынны – «Кырлай» а/ф ҖЧҖ механизаторы Айрат Габделхаков, 3 урынны «Игенче» а/ф ҖЧҖ механизаторы Ирек Хәсәнов алды. Җиңүчеләргә Арча районы башлыгы Илшат Нуриев бүләкләр тапшырды.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.