2023 елның 11 маеннан, расланган графикка ярашлы рәвештә, Нурлат муниципаль районында Тегермәнлек, Иске Чаллы, Төрнәс, Андреевка һәм башка авыл җирлекләрендә физик затларга караган тракторларга техник карау үткәрелә. Тикшерүләр үткәргәндә машиналарның теркәү мәгълүматларына, техник торышына, янгын куркынычсызлыгы чаралары белән комплектлануына, таныклыкларның булуына аерым игътибар бирелә.
Техник тикшерүгә 45 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 42 таныклык бирелде. Үзйөрешле машиналар һәм тагылмалар хуҗалары белән куркынычсыз эксплуатация һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде.
Дмитрий Кудряшов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.