«Зәй политехник көллияте» ДБМУ учреждениесендә Зәй шәһәре дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе В.Г.Гончаров катнашында «В», «С», «Е» категориясе буенча «тракторчы-машина йөртүче» таныклыгы алуга квалификация сынаулары узды. 27 имтихан бирүчедән 21 кеше үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү теориясен һәм практиканы уңышлы тапшырды, 2 кеше бирә алмады, 4 кандидат имтиханнарга килмәде. Имтиханны 7 көннән соң кабат биреп карау мөмкин булачак.
Валентин Гончаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.