Район активы белән киңәшмәдә башкарылган эш турында доклад белән чыгыш ясау

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Робертович Хуҗин җитәкчелегендә актив киңәшмәсе узды. 2023 елның дүрт аенда башкарылган эш турында доклад белән ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим районы бүлеге башлыгы Р.И.Кирамов чыгыш ясады.

Киңәшмә йомгаклары буенча район башлыгы А.Р.Хуҗин тарафыннан, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм имин эксплуатацияләү өчен, ЮХИДИ, участок вәкаләтлеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән бергәләп киңәшләр һәм йөкләмәләр бирелде.

 

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International