Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы авыл җирлекләрендә техник карау

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Техник карау графигына ярашлы рәвештә, Аксубай муниципаль районының Сөнчәле һәм Мюд авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау узды. 58 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Нигездә тракторларның һәм тагылмаларның сыйфатлы әзерлектә булуын билгеләп үтәргә мөмкин. Һәр торак пунктта, техник тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча аңлату эшләре үткәрелде.

 

 Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International