Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында техник караулар уздырылды

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Әгерҗе муниципаль районында Ташлы, Пеләмеш, Күләгәш һәм Бима авылларында физик затлар өчен теркәлгән үзйөрешле машиналарга техник тикшерүләр узды. Тикшерү барышында машиналарның күрсәтелгән документларга туры килүе, тракторчы-машинист таныклыкларының булуы һәм техник торышы тикшерелде. Техник тикшерү барышында техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү һәм тракторчы-машинист таныклыкларын алыштыру тәртибе буенча аңлату әңгәмәсе үткәрелде. Күләгәш авылы халкы яхшы оешканлык күрсәтте.

           

Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International