ТР Арча муниципаль районында азык җыю эшләрен уздыру өчен техниканың әзерлеге тикшерелде

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Арча районы техникасының терлек азыгы әзерләү буенча әзерлеген районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Л.И.Абдуллин, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Г.Г. Касыймов, механизация буенча консультант М.Г. Шәйнуров, игенчелек буенча консультант Р.Р. Шакирҗанов, терлекчелек буенча консультант Р.Р. Хәйретдинов һәм урыннарда хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашындагы комиссия тикшерде.  Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең азык әзерләү буенча әзерлегенә бәя бирелде.  Нигездә тикшерелгән предприятиеләр терлек азыгы әзерләү эшләренә әзер. Шулай ук бетерү өчен җитешсезлек урыннары да күрсәтелде. Терлек азыгы җыю техникасына күрсәтмәле техник карау уздырылды.

Комиссия сусыл азыклар, печән һәм салам әзерләү комплексларының, сенаж-силос чокырларының әзерлеген тикшерде. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре үтәлешенә, азык җыю техникасының куркынычсыз эксплуатацияләнүенә, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар уздырылуга, техник документацияне исәпкә алу һәм алып бару эшләренә махсус игътибар бирелде.

 Әзерлекне бәяләү нәтиҗәләре буенча алдынгылар билгеләнде. Беренче урын – «Казанка» АФ ҖЧҖ, «Северный» АХП ҖЧҖ, икенче урында – «Курса МТСы» ҖЧҖ, «Возрождение» АФ ҖЧҖ, өченче урында – «Заря» АФ ҖЧҖ, «Кызыл Яр» ҖЧҖ.

 

      Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International