Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының Покровский Урустамак авылында дәүләт техник күзәтчелек бүлеге инженер-инспекторы Р.М.Мөхәммәтҗанов, 2023 елда физик затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау графигына ярашлы рәвештә, техник карау үткәрде. Карау барышында 20 үзйөрешле машина, шул исәптән тагылмалар тикшерелде. Барлык тәкъдим ителгән техника тикшерүне уңышлы узды һәм авыл халкы техник карау узу турында таныклыклар алачак. Тикшерү барышында тракторчы-машинист таныклыгында рөхсәт билгеләре булуга, үзйөрешле машиналарның барлык узелларының төзеклегенә, дарулар һәм янгын сүндергечләр булуына аерым игътибар бирелде. Үзйөрешле машиналар һәм тагылмаларның хуҗалары белән куркынычсыз эксплуатация кагыйдәләре һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде.
Руслан М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.