Әлки аграр көллиятендә «В, С, Е, Д, F категорияле» тракторчы-машинист» таныклыгы алуга квалификация имтиханнары узды, анда ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлеге җитәкчесе А.Н.Петухов катнашты, 20 имтихан алучы арасыннан 17 кеше сынауны уңышлы тапшырды, өчесе бирә алмады. Имтиханны 7 көннән соң кабат биреп карау мөмкин булачак.
Андрей Петухов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
