Чүпрәле муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасының кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы И.А.Садыйков рәислегендәге комиссия «АГРО-ВЕСТ» ҖЧҖ, «Цильна» ҖЧҖ, «Дрожжаное Рассвет Агро» ҖЧҖ, Лсов В.А. КФХ, «Амосов А» КФХ хуҗалыкларында азык әзерләү техникасының әзерлеге, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлеше белән танышты.
Конкурс барышында азык әзерләү техникасының әзерлегенә, агрегатларны ремонтлау һәм көйләү сыйфатына, янгын куркынычсызлыгына, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Цильна» ҖЧҖ һәм «Дрожжаное Рассвет Агро» ҖЧҖ алды (98 балл), икенче урынны «Амосов А.Н.» КФХ алды (85 балл), өченче урынны «АГРО-ВЕСТ» ҖЧҖ алды (83 балл).
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.