ТР Арча муниципаль районында шәхси затларга караган үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны тикшерү дәвам итә

2023 елның 19 мае, җомга

Техник карау графигына ярашлы рәвештә, Арча районының Урта Курса һәм Сеҗе авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар техник караулар узды. Тикшерү барышында 56 берәмлек техника тикшерелде, аларның 1се техник тикшерү таләпләренә туры килми иде, калганнары якын көннәрдә техник тикшерү узу турында таныклык алачак.

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International