Апас муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасының кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс узды. Комиссия составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының ИТО АСК бүлеге башлыгы урынбасары – Алиуллов Н.К., авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы – Гыйсмәтов Р.Р., район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы И.Ф.Солтанбәков керде.
Комиссия районның 7 авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды, анда азык җыю комбайннарының һәм азык әзерләү техникасының әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен тикшерделәр. Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен балл системасы буенча бәяләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урын «Апас –Мол» ҖЧҖ «Горбунов» бүлекчәсенә бирелде, икенче урында – «Нур» АХП» ҖЧҖ, өченчедә – «Ибрагимов и К» АХП ҖЧҖ һәм «Табар» АХП ҖЧҖ.
Ирек Солтанбәков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
