Алабуга муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында азык әзерләү техникасы һәм азык саклагычлары әзерлеге буенча смотр-конкурс узды. «ГПП Элита» АҖ генераль директоры Ф.Р. Зарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының моб. әзерлек секторы мөдире А.Р.Сәлахов, ТатНИИСХ бүлеге мөдире А.Н.Чернов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алабуга районы бүлеге башлыгы М.М. Шыяпов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы А.В. Косов катнашында комиссия «Колос» АСК «Әхмәтҗанов Ф.Г.» КФХ, «МИР» ҖЧҖ, «Яңа Юраш» АФ ЯАҖ, «Светлая-Долина» АФ ҖЧҖ, «АФ Яшь Куч» ҖЧҖ хуҗалыкларында булып, азык җыю техникасының әзерлек дәрәҗәсен, үсемлекчелек буенча чаралар үтәлешен бәяләделәр. Хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр һәм механизаторлар белән очрашулар барышында хезмәтне саклауга, куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә, азык әзерләү чорында башкарылган эшләрнең сыйфатын һәм срокларын исәпкә алып, хезмәт өчен түләүгә һәм механизаторларны матди стимуллаштыруга аерым игътибар бирелде. Комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең әзерлек дәрәҗәсен 100 баллы система буенча бәяләде. Беренче урынны «АФ Яшь Куч» ҖЧҖ (92 балл) алды, икенче урында – «Яңа Юраш АФ» ЯАҖ (89 балл), өченче урында – «Колос» АХК (88 балл).
Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.