Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында азык әзерләү техникасының әзерлеген кабул итү конкурсы

2023 елның 19 мае, җомга

Теләче районында 2023 елда терлек азыгы әзерләү техникасының һәм азык саклагычларының әзерлеген кабул итү конкурсы узды.

Район хуҗалыкларында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында күчмә комиссия эшләде.

 Конкурска районның 7 авыл хуҗалыгы оешмасы заявка биргән иде. Комиссия тикшерү сызыгына куелган техниканың торышын тикшерде, аннары 100 балл системасы буенча әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. Әзерлекнең уртача бәясе 94  балл тәшкил итә.

 

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International