«Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ базасында B һәм C категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар узды. Имтиханнарга 20 кандидат кертелде. Имтихан нәтиҗәләре буенча 13 кеше аны уңышлы тапшырды. Якын арада алар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыкларын алачаклар. Сынауны тапшырмаганнар өчен яңа имтихан билгеләнде. Хөрмәтле гражданнар, исегезгә төшерәм, тракторчы-машинист таныклыгы булмаса үзйөрешле машиналар белән идарә итү Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча административ җәзага китерә.
Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
.jpg)