Район хуҗалыкларында азык әзерләүгә әзерлек көннән-көн көчәя бара. Кырчылык кампанияләре арасында ул, мөгаен, иң озын вакытлысыдыр, аның циклы июньнән октябрьгә кадәр дәвам итә. Менә бүген дә безнең аграрийлар азык запаслары, аларның сыйфаты турында кайгырталар. Чөнки бу – терлекчелек тармагындагы уңышның төп өлеше, димәк, хуҗалыкның финанс иминлеге дә.
Балык Бистәсе муниципаль районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында конкурс узды. «Татагролизинг» АҖ генераль директоры А.И.Җиһаншин һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары В.С.Евстигнеев җитәкчелегендәге комиссия районның сигез хуҗалыгына күчмә тикшерү үткәрделәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Кулон-Агро» ҖЧҖ беренче урынны алды. Икенче урында – «Арыш-Агро» ҖЧҖ һәм өченче урында – «Кама-Агро» ҖЧҖ.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.
