Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының «Иминлек» ҖЧҖдә имтиханнар узды

2023 елның 19 мае, җомга

Әгерҗе районының «Иминлек» ҖЧҖендә «В» һәм «С» категорияле үзйөрешле машиналар һәм «А1» категориясендәге моточаралар белән идарә итү хокукына имтихан узды. Имтиханга кертелгән 26 кешенең 22се сынауны уңышлы үтте, дүртесе – куркынычсыз эксплуатацияләү һәм берсе юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик өлешне тапшыра алмады. Имтиханны уңышлы тапшыручылар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Кабат имтихан 2023 елның 24 маена билгеләнде.

Камил Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International