2023 елның 3 мартында «Татавтодор» Буа филиалының «Тәтеш» ЮТРИ базасында машина йөртүчеләрнең һәм тракторчы-машинистларның һөнәри осталыгын арттыру буенча ел саен үткәрелә торган дәресләр булып узды. Дәресләрдә Тәтеш районы буенча Россия ЭЭМ ЮХИДИ бүлегенең өлкән дәүләт автоинспекторы полиция лейтенанты И.И.Гарипов катнашты. ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш муниципаль районы бүлеге башлыгы С.А.Балантаев хезмәткәрләргә тракторчы-машинист таныклыкларын алыштыру, үзйөрешле машиналарның техник торышына карата белдерелә торган таләпләр һәм хокук бозулар өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча каралган җаваплылык чаралары турында мәгълүмат җиткерде.
Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.