Тракторлар һәм үзйөрешле машиналар – бик кирәкле һәм киң кулланыла торган техник чаралар. Аларның тизлеге зур түгел, ләкин шул ук вакытта зур тарту көче һәм гомуми массасы бар. Шуңа күрә тракторлар һәм үзйөрешле машиналар техник яктан төзек булмаган хәлдә куллану куркынычы зур булган транспорт чаралары дип таныла. Мондый техниканың барлык хуҗалары өчен ел саен техник тикшерү узу мәҗбүри. Районда техник тикшерү расланган график нигезендә үткәрелә.
Сергей Дудин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.