ТР Кайбыч муниципаль районында үзйөрешле машиналарны теркәү

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Агымдагы атнада үзйөрешле машина хуҗалары гаризасы буенча үзйөрешле машиналарны теркәү өчен номер агрегатларының туры килү-килмәвенә тикшерү уздырылды.

      Үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен дәүләт теркәвенә алу аларны дәүләти исәпкә алу һәм эксплуатациягә кертү максатларында башкарыла.

      «ТУГАН ЯК-АГРО» ҖЧҖ теркәү өчен лизинг нигезендә алынган NOVA-340 икмәк комбайннарын тәкъдим итте. Бер комбайн, двигатель номерының туры килмәве сәбәпле, теркәдән кире кагылды.

     М-12 автоюлын төзүдә катнаша торган «Альфа Строй» ҖЧҖ теркәү өчен бер экскаватор тәкъдим итте. Шулай ук автомобиль юлында эшләүче үзйөрешле машиналарга да техник караулар үткәрелде.

 

Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International