Крестьян фермер хуҗалыкларында транспорт чараларын техник карау дәвам итә

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Әюпов Рамил Миргалим улы КФХ механизаторлары  кышкы чорда техниканы ел саен техник карауга яхшы әзерлиләр. Крестьян-фермерлык хуҗалыгының башлыгы Р.М. Әюпов моның өчен барлык шартларны да тудырган. Хуҗалыкта җылытыла торган, яхшы җиһазландырылган остаханә бар. Быел аны ягып җылыту өчен газ үткәрү планлаштырыла.

Тикшерү көненә  9 берәмлек күләмендә МТЗ һәм К-742 М тәгәрмәч маркалы тракторлар, 3 берәмлек тагылма һәм бер төягеч тәкъдим ителде.

 

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International