Буа электр челтәрләрендә ел саен үткәрелә торган техник тикшерү…

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә «Сетевая компания» АҖ филиалы – Буа электр челтәрләрендә үзйөрешле машиналарга ел саен үткәрелә торган техник тикшерү башкарылды. Техник карау барышында 13 берәмлек техника тикшерелде, шул исәптән 8 трактор һәм 5 кар машинасы каралды. Техниканы, техник халәтеннән тыш, янгынга каршы куркынычсызлык чаралары һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән тулыландыруга игътибар бирелә. Шулай ук үзйөрешле машина йөртүчеләрнең категориясе һәм тиешле квалификациясе белән идарә итүгә рөхсәт бирүче тракторчы-машинист таныклыгына да җитди игътибар бирелә. Нәтиҗәдә, тәкъдим ителгән барлык үзйөрешле машиналар техник карауны уңышлы үттеләр һәм алга таба эксплуатацияләүгә рөхсәт турында тиешле таныклыкны алачаклар.

 

 Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International