Кукмара муниципаль районында «Һадиев Д.М.» КФХ башлыгы хуҗалыгы базасында район башлыгы Сергей Димитриев, Кукмара муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Р.Ш.Хәлиуллин катнашында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы А.Х. Вәлиев җитәкчеләрне АСК предприятиеләрендә 2022 елда техник тикшерү уздыру нәтиҗәләре, үзйөрешле техниканы теркәү таләпләре һәм кагыйдәләре белән таныштырды. Татарстан Республикасы буенча 2022 елда булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары факты буенча мисаллар китерелде. Шулай ук 2023 елда үзйөрешле машиналарга еллык техник тикшерү уздыру мәсьәләләре дә каралды.
Алмаз Вәлиев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.