2023 елның 1 мартында, тракторларга, үзйөрешле юл-төзелеш һәм башка машиналарга һәм арбаларга техник карауларны үткәрүнең расланган графигы нигезендә, Питрәч муниципаль районында «Данафлекс» ҖЧҖ техникага техник карау үткәрелде.
Әзерлек сызыгына 6 берәмлек трактор һәм төягеч чыгарып куелды. Техник тикшерүнең иң мөһим максаты – үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләү. Моның өчен һәм берәмлек эшкә сыйфатлы әзерләнгән, ә әлеге техниканың эксплуатациясе махсус укытылган персоналга тапшырылган булырга тиеш.
Тикшерү вакытында түбәндәгеләр тикшерелде:
- машиналарның техник торышының куркынычсызлык таләпләренә туры килүе (тормозларның, руль идарәсенең, ут приборларының, тавыш сигналының төзеклелеге, комплектлану дәрәҗәсе);
- медицина аптечкасы, яктылык чагылдыра торган жилетлар, ут сүндергеч, авария тукталышы билгесе булу-булмавы;
- агрегат маркасының, дәүләт теркәү билгесенең, номерларның теркәү турындагы таныклыкта язылган белешмәләргә туры килүе;
- тракторчыда тиешле категорияләр белән таныклык булуы.
Таләпләргә туры килгән техникага техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк.
Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.