«Профессионалъ» ҖЧҖ оешмасында имтиханнар узды

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

2023 елның 01 мартында «Профессионалъ» ҖЧҖ «А1», «В», «С», «Е» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен имтиханнар узды. Хат буенча, имтиханның теоретик өлешендә 24 кешедән 17 кеше катнашты, теоретик өлешне 16 кеше тапшырды. Имтиханның практик өлешендә 16 курсант катнашты, 12 курсант уңышлы тапшырды. «Хезмәт куркынычсызлыгы» уку үзәгеннән теорияне 3 кеше яңадан тапшырып карады, икесе уңышлы тапшырды, практик өлешне дә шулар ук нәтиҗәле үтәп чыктылар.

 Шулай ук транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән 4 кеше юл йөрү кагыйдәләрен тапшырып карадылар, бирә алмадылар.

 Имтиханнарны кабул итү үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен затларны әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре катнашында узды. Имтиханнарны уңышлы тапшырган курсантлар тракторчы-машинист таныклыклары алачак.

 

 Альберт Гатауллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International