2023 елның 1 мартында «ТАТАВТОДОР» АҖнең Балык Бистәсе муниципаль районы филиалы базасында автомобиль йөртүчеләрнең һәм юл-төзелеш машиналарын йөртүчеләрнең һөнәри осталыгын арттыру буенча ел саен уздырыла торган дәресләр узды. Дәресләр ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Л.К.Гыймаев һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы И.З.Шиһапов белән берлектә узды.
Укулар вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләре, үзйөрешле машиналарны һәм юл-төзелеш машиналарын һәм аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар алдылар.
Линар Гыймаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.