ТР Аксубай муниципаль районында күчмә чаралар

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Мототранспорт чараларын эксплуатацияләгәндә куелган таләпләрне үтәүне тәэмин итү максатларында Аксубай муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек бүлеге хокук бозуларны ачыклау буенча рейдлар үткәрә. Чараларны үткәргәндә транспорт документларының булуына, машиналарның теркәү мәгълүматларына туры килүенә, тракторчы-машинист таныклыгына, техник тикшерүне вакытында үткәрүгә  төп игътибар бирелә.

Шулай ук узган атнада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә, ремонт эшләренең сыйфатын тикшерү буенча да хуҗалыкларда йөреп чыкты. Тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм арбаларга техник карау уздыруга карата таләпләр аңлатылды һәм сроклары тикшерелде. 

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International