Баулы шәһәренең «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «АIII» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

27 февральдә Баулы шәһәренең «ЦПК-Татнефть» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, «АIII» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.

«АIII» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә таныклык һәм рөхсәт алу өчен ике төп кагыйдәне үтәргә кирәк:

  1. 19 яшьтә булу;
  2. «С» категорияле транспорт чарасы белән идарә итү хокукына йөртүче таныклыгы һәм аның белән идарә итү стажы 12 айдан да ким булмаска тиеш.

Имтиханнарга нибары 1 кеше кертелде, ул теоретик һәм практик имтиханны уңышлы тапшырды, аңа имтиханны тапшыру урыны буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе органы тарафыннан тракторчы-машинист таныклыгы (тракторчы) биреләчәк.

 

Руслан М.Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International