Узган ялларда, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы А.Ш. Борһанов йөкләмәсе буенча, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлеге һәм Идел һәм Зөя елгалары акваториясе, Зөя утравы районындагы башка күзәтчелек органнары белән күчмә рейд оештырылды. Утрау янында булган барлык кар чаналары тикшерелде. Ачыкланган бозу очрагы буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча дүрт беркетмә төзелде. Шулай ук Зөя территориясе буенча патрульлек ителде. Торак пунктта кар машиналарының тәртипсез хәрәкәте күзәтелмәде.
Мондый рейдлар күзәтчелек органнары белән килештереп эшләү графигы нигезендә алга таба да оештырылачак.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.