«Алан» ҖЧҖ базасында, район башлыгы Н.Н. Хаҗипов җитәкчелегендә, барлык милек рәвешләрендәге хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында АСК семинар-киңәшмәсе узды. Чара мәсьәләләренең берсе хуҗалыкларның техниканы агымдагы елгы техник тикшерүгә һәм язгы кыр эшләренә әзерләүгә багышланган иде. Шуңа күрә чараның практик өлеше ремонт остаханәсендә техниканы ремонтлау һәм эшләү шартларын карап узды.
Югарыда бәян ителгәннәрдән соң, хуҗалыклар җитәкчеләренә һәм белгечләренә район җитәкчелеге тарафыннан техниканы бу елның 24 мартыннан 10 апреленә кадәр техник тикшерүгә әзерләү турында күрсәтмәләр бирелде. Эксплуатацияләү процессында үзйөрешле техника артыннан контроль катгыйландырылды, шул хакта хәбәр ителде.
Хәмит Нәзиров – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.