«Татавтодор» АҖ Минзәлә филиалының «Татавтодор» ЮРТИ үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча дәрес узды. Дәрес барышында юл хәрәкәте иминлеге, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эшләтү мәсьәләләре каралды. Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы И.М.Хәкимов 2022 елда Татарстан Республикасы юлларындагы авария хәленә җентекле анализ ясады һәм район территориясендә мондый очракларны булдырмау буенча тәкъдимнәр җиткерде. М-7 автомобиль юлын тулы масштаблы реконструкцияләүгә бәйле рәвештә, зур габаритлы авыл хуҗалыгы машиналарының махсус борылыш юлларын кору рәвешендә куркынычсыз йөрүен тәэмин итү мәсьәләсе аерым күтәрелде. Үзйөрешле юл-төзелеш машиналарына техник карауга карата таләпләр буенча фикер алышынды.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.