Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясенең утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча оештыру бүлегенең баш киңәшчесе Руслан Никонов катнашты.
Утырышта дәүләт граждан хезмәткәрләренең хатынына (иренә) һәм балигъ булмаган баласына карата керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турындагы белешмәләрне объектив сәбәпләр аркасында тапшыру мөмкинлегенең булмавы турындагы гаризалары каралды.
Вазыйфаи бурычларны үтәгәндә мәнфәгатьләр каршылыгына китерә торган яисә китерергә мөмкин булган шәхси кызыксыну барлыкка килүе турында хәбәр, шулай ук элеккеге дәүләт граждан хезмәткәре белән хезмәт килешүе төзегән оешма хәбәре каралды.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мөнир Гафиятуллин рәислегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы да булып узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре аттракционнарга күзәтчелек һәм махсус юл транспортына дәүләт контроле бүлеге җитәкчесе вазыйфасы буенча Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертүгә конкурс комиссиясе утырышында катнаштылар.
Конкурста 2 кандидат катнашты, алар конкурс чараларын уздырганда лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.