Зеленодольск механика көллитендә имтихан булды

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Зеленодольск механика көллияте базасында, эш графигы нигезендә, уку курсларын тәмамлаганнан соң «А1, В, С, Д, Е» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алуга имтиханнар узды. Сынау бирергә тиешле 18 студентның 14е имтиханнарга кертелде. Теория һәм практика өлешләрен беренче тапкырдан ук 9 студент уңышлы тапшырды, алар тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгын алачаклар. Кабат имтиханнар нигезләмә нигезендә, беренчесен тапшырганнан соң җиде көн узгач билгеләнде.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International