«Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ базасында оештырылган тракторчы-машинистларны әзерләү курсларында В, С, D, E категорияләрендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына квалификация имтиханы узды. Ведомость буенча сынау бирергә тиешле 30 укучы арасыннан 20 кеше имтиханда катнашты, бер кеше кертелмәде. Ресурс үзәгенең махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында имтиханның теоретик өлеше үткәрелде. Имтихан тапшыруда катнашкан барлык затлар арасыннан 17 кеше имтиханның теория өлешен уңышлы тапшырды. Алар барысы да имтихан тапшыруның йомгаклау – гамәли этабына кертелде. Биредә барлык курсантлар да үзйөрешле машиналар белән идарә итүнең яхшы гамәли күнекмәләрен күрсәттеләр һәм бу этапны уңышлы үттеләр. Имтиханның теоретик өлешен тапшырмаган өч катнашучы һәм анда катнаша алмаган башка кешеләр имтиханны кабат тапшыра алачак. Ул шулай ук әлеге уку йорты базасында, әмма 7 көннән дә соңга калмыйча үткәреләчәк.
Евгений Разбитнов – бүлек башлыгы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.