ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителде

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итү графигы нигезендә агымдагы елның 21 февралендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең баш дәүләт инженер-инспекторы Борһанов Альберт Шамил улы гражданнарны шәхсән кабул итте. Барлыгы 12 кеше кабул ителде. Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны теркәү, шулай ук тракторчы-машинист таныклыклары бирү һәм аны алыштыруга бәйле мәсьәләләр каралды.    

                                                           

Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International