Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Жилкомбытсервис» ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга техник тикшерү узды. Әлеге оешмадан 14 берәмлек техника күрсәтелде. Тикшерү вакытында машиналарның техник торышына, теркәү документларына, тиешле категориядәге таныклык булуына, шулай ук транспорт чараларын аптечкалар һәм янгын сүндергеч белән җиһазлауга аерым игътибар бирелде. Тәкъдим ителгән техника барлык күрсәтелгән таләпләргә туры килә иде.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.